Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Ашыйсым килде»: Татарстаннан серияле үтерүче сорау алуда корбаннарының гомерләрен ничек өзүе турында сөйләде

Бу хакта “Татар-информ”га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-аттан сорау алу видеосы басылып чыкты, анда ул үзенең җинаятьләре турында җентекләп сөйли. Җинаятьче үз корбаннарын очраклы рәвештә сайлавын таный.

"Сумкалыларны базар тирәсендә, кибетләр янында сагаладым. Һәм өйләренә кадәр озаттым", - дип сөйли үтерүче сорау алуда.

Өлкән яшьтәге хатын-кызларның өенә ул төрлечә кергән.

Шуннан соң җинаятьчедән аның беренче корбаны турында сорыйлар. Ир-ат җинаятьнең төгәл елын һәм аны ничек кылганын искә төшерә алмый, әмма закон бозуга этәргеч биргән сәбәпне аңлата: «Бу хәл уйламаганда булды. Ашыйсым килде, урамда яши идем. Шулай килеп чыкты, җиңел акча, шундый мөмкинлек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев