Яшел Үзән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1350 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 926сы – шәһәрдән, 424е – районнан. 405 кешене госпитализацияләгәннәр: 323е – шәһәрдән, 82се – районнан.

Осиновода билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 20 яшьлек егет янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Гоголь урамында билгесез кешеләр кыйнап, борын сөяге сынган 60 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травмпунктка алып килгәннәр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: