Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1215 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 722се – шәһәрдән, 493е – районнан. 402 кешене гос питализацияләгәннәр. 298е – шәһәрдән, 104е – районнан.

Ленин урамында билгесез кешеләр кыйнаган 28 яшьлек ир-атка медицина ярдәме таләп ителгән. Баш мие җәрәхәтләнгән ирне травматология бүлегенә китергәннәр.

К.Маркс урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән 83 яшьлек әбигә ашыгыч ярдәм чакыртылган. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Медикларны Фрунзе урамында кыйналып, баш мие селкенгән 40 яшьлек исерек ир янына чакырганнар.

Васильевоның Гоголь урамында билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән 28 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән.

Туктаров урамында биеклектән егылып төшеп билен сындырган 43 яшьлек хатын-кыз янына ярдәм чакыртып алынган. Зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев