Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1168 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 780е – шәһәрдән, 388е – районнан. 431 кешене госпитализацияләгәннәр: 314е – шәһәрдән, 117се – районнан.

Медикларны Төзүчеләр проспектына ире кыйнаган 49 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Баш мие селкенгән, кулбаш сөяге сынган исерек хатын-кыз травматология бүлегенә китерелгән.

Татарстан урамында ире кыйнаган 30 яшьлек хатын-кызга да медицина ярдәме таләп ителгән.
Рогачев урамында билгесез затлар тарафыннан кыйналып, баш мие селкенгән 32 яшьлек исерек ир-атка ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Фрунзе урамында ире кыйнаган 23 яшьлек йөкле хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев