Шуларның 366сы – шәһәрдән, 738е – районнан. 324 кешене госпитализацияләгәннәр: 243е – шәһәрдән, 81е районнан.
Васильевода ире кыйнап, баш мие селкенгән 70 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Столичная урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 72 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
Медикларны, Норлатта билгесез кешеләр пычак кадаган 47 яшьлек исерек ир-ат янына чакыртканнар. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Осиновода биленә пычак кадалган 41 яшьлек ир-атка ярдәм таләп ителгән.
Нет комментариев