Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Алдакчыларга акча күчергән

Полициягә 32 яшьлек яшел үзәнле мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Кыз сүзләре буенча, социаль челтәрләрнең берсендә аңа танышыннан хәбәр килә, ул 5000 сум биреп торуын үтенә. Язышуда күрсәтелгән счетка акча күчерелгәннән соң, кыз җибәрелгән акчаларның килеп җитүен ачыкларга була, әмма җавап булмый.

Соңрак зыян күрүче танышыннан аның социаль челтәрләрдә "бите ватылган" булуы турындагы хәбәрне күргән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге гражданнарга мондый хәбәрләр килгәндә, хәтта иң якын дуслардан яки туганнардан булган очракта да, аларга шалтыратырга, аларның чыннан да сезнең ярдәмгә мохтаҗмы икәнлекләрен ачыкларга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев