Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Акчасыз да, ялсыз да калганнар

Акча эшләүнең нинди генә юлларын эзләмиләр дә, нинди генә гамәлләр кылмыйлар.

Соңгы вакытта турис тик юлламалар белән кешеләрне кәкре каенга терәтә башладылар. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә бер туристик агентлык җитәкчесе тарафыннан акча үзләштерү факты буенча кешеләрдән гаризалар килә.

Туристларга хезмәт күрсәтүне оештыру буенча хезмәт күрсәтүче шәхси эшмәкәр клиентлар белән турларны броньлау буенча килешүләр төзегән. Кешеләр хезмәт өчен түләгәннән соң, ул йөкләмәне үтәмичә, акча үзләштергән.

Китерелгән зыянның гомуми суммасы 500 мең сумнан артык. Әлеге факт буенча эчке эшләр бүлегендә РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять сос тавы билгеләре буенча җинаять эше кузгатканнар. Бүгенге көндә 4 зыян күрүче ачыкланган.

Менә шулай, хәзер туристлык агентлыкларына да мөрәҗәгать итәргә куркырсың. Шуңа күрә, бу юнәлештә дә акчаңны түләгәнче башта оешмаларның нинди позициядә торуын тикшереп карау бердә комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев