Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Аерылган да котылган

Яшел Үзәндә алимент түләмәүче хөкем карарын көтә.

Белгәнебезчә, баласына алимент түләмәүчеләрне хәзер җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Һәр ата-ана баласы каршында үз бурычын үтәргә тиеш. Бу бик мөһим. Аерылдым да, котылдым, диярлек түгел.

Менә шулай, Яшел Үзән прокуратурасы элек хөкемдә булган 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү чыгарган. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлеше (баласын карауга акча түләмәгән өчен) буенча гаепләнә.

Тикшерү версиясенә караганда әлеге эш фигуранты 2011 елдан башлап, алган табышының теләсә-кайсы төреннән ¼ күләмендә балигъ булмаган улы ихтыяҗларына ай саен түләргә тиеш булган. Әмма 2018 елдан алып 2020 елга кадәр тиешле акчаны түләмәгән. Моның өчен аны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар инде. Тик файдасы гына тимәгән. Нәтиҗәдә, аның бурычы 279мең сумга кадәр җиткән. Иргә гаебен танырга гына калган.

Хәзер җинаять эшен, карау өчен, судка җибәргәннәр. Аңлашылганча, хөкем карары ир файдасына булмас. Уртак баланы карауны бер анага гына аударып калдырып булмый бит инде. Гаепләнүчегә бурычын түләү өчен җиң сызганып эшләргә туры килер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев