Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

5 – 11 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 31 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 13е ялган булган. 10 янгын очрагы, 3 янгын корбаны теркәлгән.

Татар Танае авылының Кооператив урамындагы йортта, якынча фаразлауларга караганда, ут белән саксызлыктан янгын чыккан. Нәтиҗәдә, йорт һәм сарай янып, 64 квадрат метрга зыян килгән.

Бело-Безводное авылының Дачная урамындагы йорт мунчасында янгынның мичтән чыккан булуы ихтимал. Уттан мунчаның 2 квадрат метрына зыян килгән.

Шәһәрнең Декабристлар урамындагы йорт янында «ГАЗ-473203» автомобиле кабинасына, механизм нарының төзек булмавыннан, ут капкан.

Норлат авылының Совхоз урамындагы йорт сараенда ут электр җиһазыннан чыккан, дип фаразлана. Нәтиҗәдә, сарай һәм мунча янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев