34 очракта матди зыян китерелгән. 2 имгәнүче булган. 5 автомобильче исерек килеш, 4 машина йөртүче штраф түләмәгән өчен тотылган.
Октябрьская урамында «ВАЗ-21144» автомобилен йөртүче 75 яшьлек ир-ат 16 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Җәяүленең баш мие селкенгән.
Төрләмә-Норлат-Борындык юлында билгесез автомобиль юл кырыеннан барган 16 яшьлек яшүсмерне бәрдереп киткән. Нәтиҗәдә, баш мие селкенгән җәяүлене Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Нет комментариев