Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

364 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 25ендә матди зыян китерелгән. 2сендә кешеләр имгәнгән

10 йөртүче – исерек килеш, 5се штраф түләмәгән өчен тоткарланган.

Төрләмә-Норлат юлында «Лада-Калина» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет, йөрү тизлеген арттыру нәтиҗәсендә, машинасын металл коймага бәрдергән һәм юл кырыена төшеп киткән. Пассажиры – 59 яшьлек пенсионерның баш мие селкенгән, кабыргалары сынган. Аны пневмоторакс белән район үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр.
Яшел Үзәннең Юность урамының 1нче йорты янында «Фольскваген-Поло» автомобилен йөртүче 23 яшьлек егет, юл йөрү кагыйдәсен бозып, 9 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз үзе генә булган. Нәтиҗәдә баланың баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары булган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев