Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

316 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 46сында матди зыян китерелгән

Штрафын түләмәгән өчен – 2, исерек булган өчен 4 автомобильчене тоткарлаганнар.

Яшел Үзәннең Көнбатыш урамында 38 яшьлек скутер йөртүчене исерек булуына шикләнеп, туктатканнар. Ул алкотектор приборына өрүдән, медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Нәтиҗәдә, аңа РФ КоАПның 12.2 нче маддәсенең 2нче өлеше буенча административ материал төзелгән. Скутерын махсус тукталышка куйганнар.
Энгельс урамында «Фольксваген» автомашинасын туктаталар. Йөртүчесе – 41 яшьлек хатын-кыздан аракы исе аңкып торганга күрә, аңа алкотектор приборы трубкасына өрдертмәкче булалар. Йөртүче ханым баш тарта. Медицина тикшеренүенә дә ризалашмый. Шулай итеп, аңа карата административ беркетмә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев