Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

31 май – 06 июнь атнасында янгын сүндерүчеләр 36 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 18е ялган булган. 9 янгын очрагы теркәлгән.

Шәһәребезнең Украинская урамындагы йорт фатирында янгын хуҗасының урында тәмәке тартуы сәбәпле чыккан. Диван һәм кәнәфи янган. Үзенә зыян килмәгән.
Комаров урамында урнашкан йортның сигезенче катындагы фатир балконының агач рамасы яна башлаганда, хуҗалары дачада була. Бәхеткә, ут эчкә кереп өлгерми. Өстәге катларда яшәүчеләр тәмәке төпчекләрен сүндереп ташласалар иде. (Балконда бөтенләй тартырга ярамаганлыгы турында законны укып чыксагыз тагын да яхшы).
Мунча мичен дөрес урнаштырмау һәм кулланмау аркасында, Октябрьская урамында мунча гына түгел, йорт түбәсе дә янган. Барлыгы 138 м² мәйданга зыян килгән.
Түбән Карамалы, Олы Карагуҗа, Октябрьский торак пунктларында, «Щурячий» җәмгыятендә чүп-чар, Олы Ходяш авылында камыш янган. Ут белән сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев