Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

30 меңгә кызыгып, язмышына үзе аяк чалган

Яшел Үзән шәһәр суды тарафыннан Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләренең берсенең элеккеге 21 яшьлек хезмәткәренә хөкем карары чыгарылды.

Ул РФ Җинаять кодек сының 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге, 228.1 нче маддәсенең 4 нче бүлеге (Зур күләмдә наркотик чаралар, психотроп матдәләр сату), РФ Җинаять кодексының 290нчы маддәсенең 3нче өлеше (Ришвәт алу), РФ Җинаять кодексының 285нче маддәсенең 1нче өлеше (Вазыйфаи вәкаләтләрне явызларча куллану) буенча гаепле дип табылган.

Россия Эчке эшләр ми нистрлыгының Яшел Үзән районы буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре ТР наказларны үтәү идарәсенең (УФСИН) куркынычсызлык хезмәте белән берлектә, оператив-эзләү чараларын уздыру барышында 2020 елның җәендә хөкем ителгәннәр арасыннан ачыкланмаган затлар законсыз рәвештә колония территориясенә наркотик чаралар алып керү өчен фигурантка мөрәҗәгать иткәннәр. Алар аңа бу «хезмәте» өчен 30 мең сум вәгъдә иткән.

Шуннан соң хөкем ителү че нең банк картасына 5 мең сумлык аванс күчерелгән, ә берничә көннән соң аңа наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр тапшырганнар, гомуми авырлыгы 200 граммга якын.

Моннан тыш, аңа калган акча күчерелгән. 30 июньдә, наркотикларның бер өлешен кием астында яшереп, ир-ат КПП аша узарга тырышып караган, әмма тоткарланган. Суд карары белән ир-атка гомуми режимлы колониядә 8,5 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев