Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

252 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 34 очракта матди зыян китерелгән

Кеше имгәнгән - 1, үлүчеләр булган 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 5 автомобильче исерек килеш тотылган. 2 машина йөртүче штрафын түләмәгән.

М-7 юлының 789нчы чакрымында «AF 374215» автомобилен йөртүче, иртәнге дүрттә, юлдан барган 67 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүле, шул урында ук, алган җәрәхәтләреннән үлгән. Аның киемендә уткайтаргыч элементлар булмаган.

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының ЗМЗга бара торган урынында, кичке алтылар тирәсендә, «КамАЗ» автомобилен йөртүче 51 яшьлек ир, 33 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүле шул урында ук үлгән. Үлүченең киемендә уткайтаргыч элементлар булмаган, юл кагыйдәсен дә үзе бозган.

Төзүчеләр проспектының 1нче йорты янында билгесез автомобиль йөртүче, юл йөрү кагыйдәсен бозып, 9 яшьлек кызны бәрдереп качкан. Күп санлы бәрелүләр алган җәяүлегә бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелеп, өенә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев