Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

24-25 июль төнендә Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда массакүләм тикшерүләр үткәрде

Исерек шоферларның берсен иртәнге сәгать 5тә Төзүчеләр урамында туктатканнар.

Ул Лада Приора автомобиле белән идарә иткән 39 яшьлек ир булып чыга. Ир-аттан көчле алкоголь исе килеп торган, сулышындагы алкотектор нәтиҗәсе 1.260 мг/л спирт күрсәткән.

Икенче хокук бозу очрагы Гоголь урамында ачыкланган. Исереклек билгеләре булган шофер шулай ук тикшерү узудан баш тарткан. Полиция хезмәткәре таләбе буенча медицина тикшерүен узудан баш тартуга карамастан, ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан ике елга кадәр мәхрүм ителәчәк һәм 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.

Бу рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләренә өч исерек һәм 2 «правасыз» шоферны руль артыннан чыгарырга туры килгән. Исерек шоферларның берсен тоткарларга полиция хезмәткәрләренә «уяу» гражданин ярдәм иткән. Ул автомобильнең маркасын, номерын һәм хәрәкәт итү юлын хәбәр иткән, нәтиҗәдә, исереклек билгеләре булган шофер тоткарланган һәм административ җаваплылыкка тартылган, автомобиль махсус стоянкага озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев