1 һәлак булучы бар. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Деу-Нексия» автомобилен йөртүче 51 яшьлек ир-ат, юл тизлеген арттырып, каршыдан килә торган «Тойона Камри» автомобиленә тиеп киткән. Аннан соң машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, прицеплы «Мерседес Бенц» белән бәрелешкән һәм «Сузуки» автомобиленә дә кагылган. Әлеге юл-транспорт фаҗигасендә «Деу Нексия» йөртүче, алган җәрәхәтләреннән шул урында ук һәлак булган.
Нет комментариев