Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

2 яшүсмер Раифа монастырендә сәдака акчасын урлаган

Кемдер – изгелек, кемдер җинаять кыла.

Гыйбадәтханәләрдә, белгәнебезчә, сәдакалар салу өчен әрҗәләр тора. Әлбәттә, аңлашыла, һәр әрҗә янына сакчы куеп булмый һәм ул тиеш тә түгелдер. Гыйбадәт кылырга килүчеләр сәдака акчасын кызганмый, мөмкинлеге булганча, Аллаһ Тәгалә хакы өчен дип, салып калдырырга тырыша. Менә шулай, Раифа монастыреның 2нче катындагы музейда, 22 августта, сәдака әрҗәсеннән акчалар урланган. Урлаучыларны тиз ачыклаганнар. Болар 17 яшьлек яшел үзәнле һәм 18 яшьлек Садовый бистәсендә яшәүче булып чыккан. Урланган акчаның суммасы гына әлегә билгеле түгел. Озын кулларны берни туктата алмый, хәтта дин дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев