Хәзер ул Мәскәүдә, "Бутырка"да. Анда аны медэкспертиза узу өчен этаплаганнар.
"Өйгә кайтасым килә. Казан СИЗОсында "Бутырка"га караганда тәмлерәк ашаталар. Иртәләрен анда сөттә ботка, төшке ашка борщ була, ә кичен - балык консервалары белщн макарон. Казанда минем изолятор счетында акчам бар иде (туганнарым салды). Мин төрмә ларегыннан шоколад һәм конфетлар ала идем ", - дип сөйләде егет.
Шулай ук, ул Мәскәүгә этап алдыннан әти-әнисенә хат язуын һәм инде мөгаен җавап килгәндер, дип өстәде.
"Алар (әти-әниләр) борчылалардыр дип уйлыйм. Әти аеруча борчыла. Ул миңа СИЗОга киемнәремне бирде. Ә болай мин аларны бер тапкыр да ишетмәдем һәм күрмәдем, шалтыратулар һәм күрешүләр әлегә тыелган», - дип хәбәр итте Галявиев.
Нет комментариев