8 янгын очрагы теркәлгән. «Васильево-1» бакчачылык җәмгыятендәге бакча учас тогында электр җиһазыннан файдаланганда, кагыйдә бозу нәтиҗәсендә янгын чыгып, бакча өенең верандасына һәм эчке өлешенә зыян килгән.
Яңа Тура авылының Совхоз урамында, мичтән файдаланганда кагыйдә бозу, мунчада янгын чыгуга китергән. Нәтиҗәдә, мунчаның түшәменә зыян салынган.
Яшел Үзәннең «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыятендә билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, бер бакча өе янып беткән, күршедәге өйгә дә бераз зыян килгән.
Нет комментариев