Яшел Үзән

12 – 18 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 13е ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.

Татар Танае авылының Ленин урамындагы торак йортта янгын, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. Тикшерүчеләр якынча шундый нәтиҗә бирә. Янгыннан торак йортка, мунчага, гараж һәм сарайга зыян килгән.

Октябрьский бистәсенең «Дубки» бакчачылык җәмгыятендәге бакча участогында, билгесез кешеләрнең ут белән саксызлыгы янгын чыгуга китергән. Нәтиҗәдә ике участокта – сарай, өченчесендә мунча янган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: