Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

1 – 7 февральдә янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 1се ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең Полевая урамындагы йортта янгын электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. Нәтиҗәдә, мунча, йортның икенче каты, гараж түбәсе янып, 151 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Яшел Үзәннең Просторная урамындагы йортта «Мазда» автомобиленә, механизмнарының төзексез булу сәбәпле, ут капкан.
Косякау авылындагы бер йорт хуҗалыгында ут мичтән чыгып, мунча янган.
«Яңа Тура» технополисында «Газель» йөк автомобиле янып, 6 квадрат метрына зыян килгән.
Яшел Үзәннең Гастелло урамындагы йортның дүртенче каты коридорында, ут белән саксызлык тан, чүп-чар яна башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев