Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Зәмирә Рәҗәпова: «Без өйләнешкәндә дөньяга карашларыбыз капма-каршы иде»

«Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова күпчелекнең ир белән хатынның нинди очракта пар дип уйлавы хакында язган.

«Ир белән хатынның пар булу стандартлары нинди соң ул? Әйдәгез, җәмгыять күзлегеннән чыгып, идеаль пар моделен төзик. Ире озын буйлы, хатыны бераз кыс карак, ләкин төз, матур буй-сынлы, икесе дә бик чибәр. Ире хатынына караганда биш яшькә өлкәнрәк. Иренең торыр җире, акчасы, дан-дәрәҗәсе бар (булмаса бетте баш, хатын җилкәсендә утыра), ә хатынның бернәрсәсе юк, аңа кирәкми дә, ире бай булырга тиеш, шулай дөрес булачак!
Балалары кыз һәм малай булырга тиеш. Ире кырыс, житди, хатыны йомшак, җилбәзәгрәк… Җәмәгать, кем уйлап тапкан бу стандартларны?! Хәзер кыска буйлы ирләр озын ботлы кызлар белән пар булмый инде, хәтта бер-берсен бик яратсалар да. Яки ябык ир-атлар янына аппетитлы фигуралы кызларга урын юк, чөнки пар түгел! Бергә бәхетле булсалар ни, бу мөһим түгел, алар пар түгел! Иренең фатиры, акчасы булмаса, бай хатынга өйләнергә хакы юк. Чөнки, стандартлар буенча алар пар түгел! Ә хатыны чибәр булып, ире исә маймылдан бераз кайтышрак булса, боларга да гаилә таныклыгы тиеш түгел. Бу иргә үзе кебег рәк кыз кирәк, монда чибәрләр нәселен бозарга ярамый, шулаймы?!
Үләрсең көлеп. Кызык, әйеме? Көлке шул, чөнки күпләр идеаль парларны бары тик югарыда санап киткән параметр лар белән үлчи. Ә бу «идеаль булмаган» парларны уртак максатлар берләштерү, бер-берсеннән башка яши алмавы, бу дөнь яда бәхетне әнә шул «идеаль булмаган» кеше белән генә табуы мөһим түгел, анысы пучтәк. Иң мөһиме - буйлары туры килсен. Шулай килеп чыга инде.
Без кушылганда беребезнең кулында бала, җилкәсендә фәлән мең бурыч, ипотекага фатир, ә икенчебезнең 14нче маркалы «Лада» машинасы, әнисе фатирында койка-урыны һәм ике пар барабаны бар иде. Миңа калса, идеаль пар. Икебез ике дөнья кешеләре. Мин татар сәнгате дөньясына чумган, ә ул рок музыкага мөкиббән. Гомумән, дөньяга карашлар капма-каршы! Һәм кайберәүләрнең яраткан темасы – яшь араларыбыз да алты елга якын. Коточкыч бит бу. Икебезнең дә паспортта «аерылган» штампы тора. Пар түгел, ниндидер бер коточкыч нәрсә. Ләкин безгә бергә рәхәт иде, хәзер дә шулай!
Дөнья тигезли ул! Буйны да, яшьне дә, төс-кыяфәтне дә, кесә калынлыгын да! Моның өчен бары тик бер уртак сәбәп кирәк – ул да булса мәхәббәт», — дип гади телдә җиткерергә теләгән ул.
Инстачылар авторның фикере белән килешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев