Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Зөлфия-Җәвит Шакировлар: «Мәхәббәт сериалында төшәргә хыялланабыз»

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар «ТНВ»ның «Сиңа миннән сәлам» тапшыруында кунак булганнар.

Алар анда алып баручы Фәридә Төхвәтуллинага сериалда төшү хакындагы уйланулары турында сөйлиләр. Видеоны Җәвит Шакиров Инстаграм битенә урнаштырган.

Минем театрларда уйнап караганым бар. Мәктәптә укыганда ук авыл клубларында баш рольләрне башкара идем. Кечкенәдән уйнап өйрәнгәч, нишләптер, актриса буласым килмәде. Сериал төшерсәм, мелодрама куяр идем. Җәвит юморист булгач, миңа күп кеше: «Сезгә өйдә рәхәттер инде, Җәвит көлдереп кенә утырадыр», — ди. Бер-беребезгә карашып, көлеп утырабыз, дим. Мин кеше язмышын юлларга тиңлим — юллар сикәлтәле, чокырлы булса, кеше язмышы да шундый. Шуннан бергә кулга-кул тотынып атласаң гына җайлы гына үтеп китәсең, — ди Зөлфия Шакирова.

Без Зөлфия белән мәхәббәт сериалында герой белән героиняны уйнар идек. Елата, көлдерә торган мизгелләре дә булыр иде. Мондый сорау биргәннәре юк иде әле, хәзер кинода төшәргә хыялланабыз, — дигән Җәвит Шакиров.

«Сезне караулары шулчаклы рәхәт, күңелле, матур итеп сөйли беләсез! Бәхетле, парлы гомерләр сезгә. Без сезне яратабыз», «Зөлфия ханым яшәргән, нык чибәрләнгән, күзләр тимәсен. Матур сөйли, тапкыр җавап та бирә белә», «Без сезнең иҗатыгызыны яратабыз», — дип язган тамашачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев