Зинира һәм Ризат Рамазановларда – зур шатлык Киләсе ел алар өчен бик бәхетле булмакчы.
Йолдызлар тормышыннан

Зинира һәм Ризат Рамазановларда – зур шатлык Киләсе ел алар өчен бик бәхетле булмакчы.

Эстрадабызның иҗади гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булачак.

Бу хакта «Татар радиосы» инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бәхет тынычлыкны ярата, кычкырып йөрисебез килми», – ди алар үзләре.

Быелгы ел Рамазановлар өчен иҗат ягыннан да уңышлы булды. Җырлы гаилә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында «Иң халыкчан дуэт» исеменә лаек булды. Ә «Башкорт җыры» фестивалендә Башкортстанның иң популяр дуэты булып танылды.

Сабый исән-сау тусын, игелекле бала булсын, дип теләргә генә кала.

Чыганак: Кызыл таң


Нет комментариев