Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Юмор остасы, «Шәрәпҗан маҗаралары» белән танылу алган Рамил иҗат өлкәсендәге бер яңалыгын әйткән

«Карагыз әле бу «суръезный»ларга, – дигән ул фотодагыларга ишарәләп. –  Бер серем кычытып тора бит әле монда... Ачыйммы соң?

Рамил Шәрәповның җырлаштырганын ишеткәнегез бардыр инде ул. Шулай булгач, бу юлы мин түгел, ә Шәрәпҗан җырлаячак. Шәрәпҗаннан «сощный-мощный» җыр булачак. Инде үземнең дә тизрәк сезгә тыңлатасым килә. Менә бу көннәрдә клибын да төшерәчәкбез, Аллаһ боерса, дип сөйләшеп утырган мизгел.

Кемнәр дөрестән дә бу җырны көтеп алачак, комментарийларда «плюс» калдырыгыз әле», – дип язган Рамил социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Сүз уңаеннан, клипта төшәр өчен кара, ак, җирән чәчле һәм «пышка» кызлар да эзли ул. Кызлар, рәхим итегез.

Рамилнең байтак язылучылары кушу тамгасын калдырганнар. «Бик шәп булачак бу! Яхшы фикер», «Ул клипта минем дә төшәсем килә»,  «Клибыңда төшәргә риза!», «Көтәбез, Шәрәпҗан!» – дип канатландырганнар Рамилне виртуаль дуслары.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X