Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның дусты вафат булган.
Йолдызлар тормышыннан

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның дусты вафат булган.

Николай Веснянкин хакында, Ришат: «Гомернең кайчан өзеләсен белмибез шул… 

Урының җәннәт түрләрендә булсын, дустым», – дип язып куйган социаль челтәрләрдә.

Николай Веснянкин – танылган эшмәкәр, Татарстандагы иң кыйммәтле «Веснянские бани» мунчалар комплексының оештыручысы һәм җитәкчесе. 38 яшьлек эшмәкәр 6 июнь көнне вафат булган. Телеграм каналлар Николайның үз-үзенә кул салган булу ихтималы турында язды. Аның хатыны һәм ике баласы калган. 

 


Нет комментариев