Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахманов вафат Тагын бер кайгылы хәбәр

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, бүген кич 28 декабрь көнне Татарстанның халык артисты, күп кенә татар җырчыларының укытучысы Винера ханым Ганиеваның тормыш иптәше Камил әфәнде Фәйзрахманов якты дөньядан киткән.

Тавыш режиссеры булып эшләгән Камил абыйны күпләр белә иде. Җырчылар да, тамашачылар да. Винера ханымның инстаграмында да күренгәли иде ул. Моннан 4 ел элек әлеге күркәм гаилә үзләренең Энҗе туйларын билгеләп үткәннәр иде. Быел август аенда бергә яшәүләренә 34 ел булды.    Нишләмәк кирәк, менә шундый күңелсез яңалык бүген. Винера ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз. Туганнарына, дусларына, иҗатташларына сабырлык телибез. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.    Тулырак: https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэп улде икэн авырганмы?