Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«Тормышым җәһәннәм белән бер»: Чәчкә яңа җырының тарихын сөйләде

Чәчкә авыр тормышлы хатын-кызларга багышлап җыр яздырган. Бу турыда ул инстабитендә язган.

Биш-алты ел элек Татарстанның бер районында җитәкчеләр генә җыелган банкетта җырладым.

Шунда бер җитәкче кешенең тормыш иптәше, минем яныма килеп, кулыма хат тапшырган иде.
6

«Юк, мин бүтән болай яши алмыйм. Түзәр хәлем калмады. Тормышыбызның асты-өскә килде. Нәрсә булды безгә? Ә без кайчандыр яратышып өйләнешкән парлар идек бит.

Хәер, читтән карап, күзәтеп торучыларга безнең тормыш ал да гөл, оҗмахта яшибез.

Ә чынлыкта исә җәһәннәм белән бер», — диелгән иде ул хатта.

Бу чибәр ханым шушы темага җыр язуымны үтенде. Бик озак язылды бу җыр. Язылып беткәч, биш ел тик ятты. Яздырырга батырчылык итмәдем, курыктым.

Ниhаять, бүген яздырдым! Хит булсын дип түгел. Күпләр, бәлки, шушы җыр аша үзләренең тормышын күрерләр, дидем.

Чәчкәнең язылучыларына җыр бик ошаган.

«Күңелне кузгаттыгыз җырыгыз белән. Күз яшьләремне тыеп, бу сүзләрне язам»;

«Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга кирәк сезгә», — дип комментарийлар калдырганнар Чәчкәгә инстадуслары.

Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев