Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Суд Бари Алибасовка элеккеге хатыны бүләк иткән фатирны кире кайтарта

Лидия Федосеева-Шукшина ире Бари Алибасовка фатир бүләк иткән, Алибасов бу фатирны ярдәмчесенә биргән.

Ир белән хатын аерылышкач, шушы фатир турында җәнҗал чыкты. Мәскәүнең Троицкий район суды продюсер Бали Алибасов эшен карады. Суд карары буенча, Алибасов элеккеге хатыны Лидия Федосеева-Шукшинага фатирын кире кайтарып бирергә тиеш була. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Алибасовның PR-директоры Вадим Горжанкинга сылтама белән хәбәр итте.

Моңа кадәр Яңа Мәскәүдәге 10 миллион сумлык фатирга арест салынган иде. Бу фатирны Федосеева-Шукшина Алибасовка бүләк иткән булган. Ә Алибасов исә үзенең ярдәмчесенә биргән. Актрисаның юристы Юлия Вербицкая-Линник сүзләренчә, Федосеева-Шукшина бүләк итү турында килешүне авырган чакта язган, бу вакытта ул медицина препаратлары тәэсирендә булган.

«Әлеге карарны Мәскәү шәһәр судында шикаять итү өчен 30 көн бар, моның өчен нигез дә бар. Ләкин, аның сүзләренчә, Алибасов әле нишлисен белми. Ул фатирның Федосеева-Шукшинаныкы икәнен гел искәртеп килде, суд карары шуны раслады, шуңа күрә ул карарны шикаять итәрме икәне әлегә билгесез», — дип сөйләгән Горжанкин, продюсер Олег Сухов сүзләренә сылтама белән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X