Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Әсхәт Дөбер-Шатр, хатынына бик ачуы килсә, мунчага барып утыра икән

Ул хатынының әйберләрен җыеп, бала белән чыгып китүе турында да язган.

«Дөбер-Шатр» төркеменең элекке солисты, тренер Әсхәт Шәмионов Инстаграмда үз сәхифәсендә гаилә хәлләре белән таныштыруын дәвам итә. Бу юлы ул гаилә кризисы темасына язган.

«Дөньядагы кризис куркыныч түгел ул, өйдә кризис булмасын. Менә анысы чын катаклизмга әйләнергә мөмкин.

Яши башлаган мәлләрдә вулканнар атыла иде бездә. Чынлап! Психологлар тикмәгә генә гаилә тормышының кризис чорларын билгеләмәгән. 1, 3, 7 елдан соң һәм 40 яшь кризисы бар, диләр. 40 яшьләр кризисына барып җитмәдек үзе. Айгөл белән яшьлектә адашып калдык бугай.

Беренче һәм өченче ел кризисларында ничә тапкыр аерылышуга җиттек икән? Бер «аерылышу» онытылмый.

Ләйсән кечкенә иде әле ул чакта. Бу теге кризисның верхушкасы булган вакыт булгандыр, мөгаен. Айгөл белән ачуланыштык. Мин үз эшләрем белән чыгып киттем, ул бала белән өйдә калды. Урап йөреп кайткач та үпкәләр бетмәгән булып чыкты. Кабат кабындык.

Бераздан машинаны стоянкага куярга чыгып киттем. Стоянка өйдән ике йөз метр тирәсе булгандыр. Машина белән бардым. Куйдым. Әкрен генә атлап өйгә кайттым.

Өйгә керсәм, беркем юк! Болар миннән качкан, ахры, дип уйлыйм. Шкафларны, карават асларын карадым. Шунда Ләйсән бүлмәсендә бала караваты юклыгын күрдем. Киемнәре дә юк. Аптырап киттем.

Баксаң, Айгөл мин кайтканчы бөтен бала киемнәрен җыеп, бала караватын сүтеп алып, таксига утырып, фатирына тайган. Ике көн шулай аеры-чөере яшәдек.

Сагындырдылар! Барып алып кайттым. Айгөл дә сагынырга өлгергән булган.

Без ул вакыйганы бик еш көлеп искә алабыз. Тиз-тиз әйберләрне машинага ташыганда: «Нәрсә, иреңнән качасыңмы?» — дип миннән таксист көлгән иде, ди Айгөл.

Хәзер инде беркем әйберләрен җыймый. Кризисларны узып бетердек. Бик ачу килсә, мунчага барып утырам. Анда релакс бүлмәсе бар безнең», — дип язган Әсхәт Дөбер-Шатр.

Инстачылар да «үз кризис галәмәтләре» белән уртаклашкан. Такси чакыртып, иреннән «качучылар» да булган. «Профилактика үткәреп алам мин, бөтенләй иркен сулап йөрмәсен өчен», «Ирләр чуалып ала инде ул, аннары ялгышын аңласа, үз хатынына хөрмәте арта инде», «40 яшь кризисын уза алмадык. Әмма үкенмим, иртәрәк китмәгәнгә үкенәм», «Мин дәшми генә кухняга чыгып китәм. Үземә кирәккәндә генә исенә төшереп, «борып» алам барыбер», — дип комментарий калдырган тренерның виртуаль дуслары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X