Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ризат Рамазанов: "Төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде"

“Зинира белән биш ел буе бер университетта укыдык.

Ул вакытта аның йөргән егете бар иде. Минем очрашып йөргән кызым булмады. Ничә ел буе бергә укыганнан соң, укуны тәмамлаганда гына якынайдык, тагын да дуслаштык. Язның шомырт чәчәк аткан чагы иде ул. Мин төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде. Дуслык әкренләп мәхәббәткә әверелде. Бер ай очраштык та, июнь аенда ул авылына кайтып китте. Мин дә туган ягыма кайтып киттем. Инде июльдә никах укыттык, сентябрь аенда туебыз гөрләп узды. Аллаһка шөкер, инде сигезенче ел матур гына яшибез”, - дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Эльвира Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев