Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ришат Төхвәтуллиннан күптән көтелгән яңалык!

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасының иң популяр, зәвыклы һәм талантлы җырчыларының берсе. Күпләр аңа охшарга тырыша, аннан үрнәк ала һәм аның иҗатын күзәтә.

Җыр сәнгате һәм спорт ‒ Ришат тормышының аерылгысыз өлеше. Моннан тыш артист төрле музыкаль бәйгеләрдә жюри әгъзасы буларак та бик теләп катнаша. Күптән түгел артист үзенең Инстаграм сәхифәсендә яңа идеясе белән уртаклашты. «Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак чакырулы идем. Халкыбызның талантларга бай булуыга тагын бер кат инандым. Конкурстан соң балалар белән аралашкач, мин аларның төп проблемаларын ачыкладым: бу музыкаль яктан бизәлеш, үз яшенә туры килмәгән репертуар сайлау һәм, әлбәттә, тавыш кую, вокал техникасы белән бәйле кыенлыклар. Һәм шунда, чын мәгънәсендә сәләтле балаларга яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә ярдәм итәрдәй музыкаль продюсерлык үзәген (лейбл) ачу идеясе туды», ‒ дип яза Ришат. Димәк, тиздән яраткан җырчыбыз әлеге фикерне чынга ашыру эшенә керешәчәк! Балаларын җыр сәнгате өлкәсендә үстерергә теләгән әти-әниләр өчен менә дигән яңалык бит бу! Килешәсезме?

«Сәхнә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев