Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин ни өчен ызгышкан

Татар эстрадасын күзәтүчеләр быел җыр бүлешү белән бәйле тагын бер конфликтны истә калдыргандыр. Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллинның «Чакыр гына» җыры өчен тарткалашуы билгеле булды.

Алдагы пардан аермалы буларак, боларының үзара мөнәсәбәтләре судка кадәр барып җитмәде кебек. Рәхмәтуллин белән Яруллин бер-берсе белән инстаграм аша гына ызгышты.

Ринат Рәхмәтуллинның бер әңгәмәсендә «Марат минем җыр белән күтәрелде» дип әйтүе, Марат Яруллинның йөрәгенә ярамаган.
Марат бу сүзләрне ишеткәннән соң, инстаграм аша җырның тарихын сөйләде.

Аның сүзләренчә, әлеге җырны яңа аранжировка белән Марат беренче тапкыр Ринат Рәхмәтуллин концертында башкарган. Ринат Рәхмәтуллин аңа әлеге җырны төрле чараларда һәм банкетларда башкарырга рөхсәт сораган. Ул ризалыгын биргән бирүен, әмма соңрак Маратның «Чакыр мине» җырын еш җырлавы эчен пошыра башлаган һәм ул аңа җырны сатып алырга яки башкарудан туктарга кушкан. Марат Яруллинга хәләл акчаларын түгеп, җырның авторлык хокукларын сатып алырга туры килгән.

Марат Ринат Рәхмәтуллинның җырын биреп кенә калмыйча, үзен зур сәхнәгә чыгаручы булуы турында сөйләвенә дә үпкәләгән.
Әлеге ситуациягә карата төрле фикерләр очрады. Берәүләре чыннан да җыр Ринат Рәхмәтуллинныкы дип санап: «син яңа җырчы, сине күргәнебез дә белгәнебез дә юк», «шушы конфликтны оештырып, үзең пиар ясап ятасың», — дип Маратны гаепләде. Икенчеләре җырга яңа сулыш өргән Марат Яруллинны яклап чыкты. Өченчеләре ике җырчыдан да күңелләре кайтуы турында язды, аларны инстаграм аша базар әбиләре кебек талашып ятуда гаепләде.

Интертат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев