Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Рифат Фәттаховка Рузилә Бәдретдиновадан нәрсә кирәк?

Сәхнәдә Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Сарман кызы Рузилә Бәдретдинова Ваһапов фонды белән 2019 елда контракт төзегән иде. Әмма Рузилә әлеге фондта эшләп, уңышка ирешә алмады.

Җырчының үзе сөйләвенчә, ул фонд җитәкчелеге тарафыннан мыскыллауларга дучар булды һәм фондка карата дәгъваларын белдереп, «Интертат”ка зур интервью бирде.

Рузилә Бәдретдинова продюсер Рифат Фәттаховның кызы Айбикә тарафыннан үзенә карата тупас мөгамәлә булуы, аның үзен «фахишә» дип мыскыллауларын сөйләде.
Шулай ук Рузилә Ваһапов фонды җитәкчеләренең шәрә килеш фотога төшәргә таләп итүе белән килешергә теләмәде. Аның сүзләренчә, фонд җитәкчелеге яңа сәхнә костюмнар тегәр алдыннан Рузиләдән лифчик һәм трусиктан, үкчәле туфли киеп төшкән фотоларын сораган. Эчке киемнән фотога төшү — шәрә килеш төшү белән бер була дип, ризалык бирмәгәч, аны фондтан куу белән куркытканнар.
Шулай ук Рузилә Ваһапов фондында эшләгән дәвердә үзенә яшәргә дә акча җитмәве, ике ел эченә нибары 60 мең сум гына хезмәт хакы алуы турында әйтте.

Рифат Фәттаховтан бу турыда комментарий сорагач, ул Зәлиләнең фонд белән килешүен тупас рәвештә бозуы турында хәбәр итте.
Рифат Әхмәтович һәм аның кызы белән уртак фикергә килә алмагач, Рузилә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык булган хәлләрне аңлатып, хат юллады. Ә Рифат Фәттәхов Рузиләгә «Судка кадәр белдерелгән дәгъва» (досудебная претензия) дип аталган хат җибәрде. Әлеге хат нигезендә Рифат Фәттахов Рузиләне килешү пунктларын бозуда гаепләде, аннан 1.015.000 сум акча таләп итте. Рузилә үз теләге белән килешүне өзәргә теләсә, ул 5 миллион сум акча түләргә тиеш булачагын да исенә төшерде.

Әлеге конфликттан соң Рузилә Ваһаповчыларның концертларында күренмәде. Аның урынына «4әү» дип исемләнгән концерт турына Сөмбел Заһидуллинаны алып йөри башладылар.

Ноябрь аенда продюсер Рифат Фәттаховның Рузилә Бәдретдинованы судка биргәнлеге билгеле булды. «Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Ул безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу — килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш.
Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме — 1 млн. сум», — дип сөйләде Рифат Фәттахов.

Ә Рузиләнең бу штраф, суд турында хәбәрдар булмавы, бары тик журналистлар шалтыратканнан соң гына ишетүе билгеле булды. «Суд буласын белгән булсам, барыр идем. Бәлки суд бөтенләй башкача хәл иткән булыр иде», — дип сөйләде ул.
Әлеге хәлләрдән соң халык Рузиләне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның август аендагы концертларында күрде. Ул аның җыр театрына эшкә кергән.

«Тыңлачы, сандугач» сәхнәгә кире кайтты һәм яңадан тыелды
Рифат Фәттахов белән юллары начар аерылган җырчы бер Рузилә Бәдретдинова гына түгел. Аның белән конфликтка кергән җырчылар арасында Айсылу Габдинова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар да бар. Соңгысы белән Рифат Фәттахов арасында 2017 елда ук «Тыңлачы, сандугач» җырының авторлык хокуклары өчен гауга чыккан иде. Әлеге низаг бик дәвамлы булды. Узып баручы 2021 елда да «Тыңлачы, сандугач» җыры кире сәхнәгә кайтты, кабат яңадан тыелды.

Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры. Дүрт ел эшләгәч, аларның юллары аерылды. Араларында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде. Ике як та бер-берсен гаепләгән интервьюлар бирде.
Бу язда Рифат Фәттахов Ришатның концертына килде. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл», — дип сөйләп, Ришатның иң матур җырлары Ваһапов фонды архивында ятарга тиеш түгел икәнлекне әйтте һәм аңа элекке популяр җырларын яңадан җырлый башларга рөхсәт итте.

Рифат Фәттаховның киң күңеллелеге озакка бармады. Ришат Төхвәтуллин инстаграмда продюсерының элекке җырларын киредән тартып алуын хәбәр итте.
Рифат Фәттахов исә бу сүзләрне тулысынча кире какты. Ришатка бу пиар, яңа гауга өчен кирәк дигән фикер белдерде. Мин үз сүзләремнән баш тартмадым, документлар әзерләү эше генә озакка сузылды», — дип инстаграмга зур пост урнаштырды.
Кыскасы, бер «үлеп терелгән җырлар» кире теге дөньяга китте…

Интертат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев