Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Нәфисә Хәйруллина: «Әтиемне беренче мәртәбә 25 яшемдә күрдем...»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллина, үзәкләрне өзеп, 51 яшендә якты дөньядан китеп барды.

Бердәнбер кызы Нәфисә ялгыз калды. Аның белән әнисе турындагы хатирәләрне барладык.
– Нәфисә, син 15 яшеңнән әнисез калдың. Аны искә алмаган көнең дә юктыр. Балачакта ул сине ничек тәрбияләде?
– Әни белән үткән көннәрем бик бәхетле чаклар булган икән. Ул мине Тукай һәм халык әкиятләре сөйләп, иркәләп йоклата иде. Әни мине японнарча тәрбияләде. 4 яшемә кадәр нәрсә эшләсәм дә, ачуланмады.
– Бердәнбер бала булгач, иркәләнгән вакытларың да булгандыр. Күбрәк нинди сыйфатларың әниеңнән күчкән, дип уйлыйсың?
– Әни мине беркайчан да жәлләмәде. Бакчага баргач та башны күтәрми эшли идем. Китаплар укырга яратты ул. Мине дә мәҗбүр итте. Әни миңа үзе кебек горур булырга куша иде. Ә аның сеңлесе Мәйсәрә апа, киресенчә, «горур кешегә яшәү авыр була», ди торган иде.
– Ни өчендер әниең артист булуыңны теләмәгән.
– Кайбер артистларның балалары сәхнәдә уйный. Мин дә әнигә: «Ичмаса, сәхнәгә чыгып агач булып кына басып торыйм инде», – дип ялына идем. Ул мине театрга алып йөрмәде. Шулай да, Яңа ел бәйрәмендә бармыйча калмадым. Әни кечкенә чактан ук: «Артист булам дип авызыңны ачасы булма!» – дип кисәтеп куйды. Артист булса, шәхси тормышы булмас, дип уйлагандыр ул. Ә мин барыбер шул хакта гына хыялландым. Әни минем табиб яисә тәрҗемәче булуымны теләде.
– Әниең исән чагында гаиләдә булган гореф-гадәтләрне, йолаларны хәзер дә сак лыйсыңмы?
– Ул ырымнарга ышанучан иде. Мин дә шундый. Әйтерсең әни мине хәзер дә сак лый сыман. Ул динебезгә хөрмәт белән карады, мине гарәпчә укырга өйрәтеп калдыр ды. Мин аның рухына һәрвакыт догалар укыйм.
– Әниеңнең авыруы турында белдеңме?
– Юк, ул аны миннән яшерде. Үлгәч кенә ишеттем. Бик каты авырткан килеш гас трольләргә китә иде, ә мин елап калам. Җәй көне соңгы спектаклен уйнап кайткач, мине чакырды да: «Мин үлсәм...» – дип әйтә генә башлаган иде, яныннан йөгереп киттем дә, утырып еладым. Мин ул сүзләрдән курка идем, әнидән башка яшәүне күз алдына да китермәдем. Әгәр үз вакытында табибларга мөрәҗәгать итеп тикшеренсә, яшәгән дә булыр иде. Сәламәтлеге турында кайгыртмады шул. Әни дусларына: «Мин үлемнән курыкмыйм. Кызымның ялгыз калуыннан куркам», – ди торган иде.
– Нәфисә, әниеңә сине ялгыз үстерү җиңел булмагандыр. Әтиең белән очрашканың булдымы?
– Әтине беренче мәртәбә 25 яшемдә күрдем. «Курчак туе» спектаклендә минем уйнаганны караганнан соң чәчәкләр менгергән иде. Аннары үзләренә кунакка бардык. Хезмәттәшләрем аны күргәч, әтиеңә охшагансың, диделәр.
– Читтә йөргәндә театр сагындырамы?
– Камал театры минем күңелгә бик якын. Ул әнинең дә рухын саклый. Кайда гына йөрсәм дә, театрның һәр артистын сагынып кайтам.

«ШК».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев