Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Марат Мухин: “Мин модадан артта калдыммы әллә?”

Аигел исемле җырчы “Пыяла” җыры белән “Вечерний Ургант” тапшыруында катнашканнан соң, танылган аранжировка остасы, композитор, музыкант Марат Мухин: “Мин модадан артта калдыммы әллә?” - дип җырга һәм җырчыга карата канәгатьсезлеген белдерде.

Маратның бу сүзенә җавап итеп, Эльза исемле гүзәл зат болай дип язган: “Марат, гафу итегез. Моны кабул итәргә һәм алга таба үз иҗатың белән шөгыльләнүеңне дәвам итәргә кирәк.

Сезгә сезнеке матур, ләкин бөтен кешегә дә ул матур түгел. Авылым, яратам, сагынам, әнкәем – мин, мәсәлән, мондый бертөрле җырлардан туйдым. Татар телен яратам, татар эстрадасын ишетә алмыйм. Мәгънә, эчтәлек – ноль. Музыка – ноль. Эзләнү, иҗат бөтенләй юк. Мин дә, минем тирәмдәгеләр дә шулай уйлый.
Марат Мухин бу сүзләргә җавап итеп: “Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар”, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев