Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Лилия Хәйруллина: «Авырлы булуымны белгәч, югалып калдым»

Җырчы инстаграм сәхифәсендә йөклелек чоры турында сөйли.

Лилия Хәйруллинаның бәби көтүе турында язган идек. Җырчы инстаграм сәхифәсендә йөклелек чорының ничегрәк узуы хакында язган.

«Мине ниндидер ят ризыклар ашыйсы килүем гаҗәпләндермәде. Чөнки аппетитым һәрвакыт сәер булды. Токсикоз белән дә интекмәдем, барысы да тыныч уза.

Дөрес, авырлы икәнемне белү белән югалып калдым. Эш, планнар, сәяхәтләр, киләчәк, ал-дымдагы чикләүләр турында уйлана башладым. Вирус, сәламәтлегем өчен борчылдым. Санау-лы секундлар эчендә башымнан мең төрле уй йөгереп узды.

Соңыннан мине шатлык хисе биләп алды.

Күпмедер вакыттан соң бала табу куркыта башлады.

Физик яктан барысы да яхшы. Рухи яктан еш кына кәефем булмый, анысы гармоннар белән бәй-ледер, мөгаен.

Өч көн тоташ башым авыртты. Дарулар эчәргә ярамый. Шулай да авыруымның өченче көнендә табиб цитрамон эчәргә рөхсәт итте. Тик миңа ул түгел, ә баллы, каты чәй ярдәмгә килде.

Авырлы икәнемне кешегә белдермәскә тырыштым. Ләкин 4 февральдә, туган көн бәйрәменнән өйгә кайту белән, интернет киңлекләрендә үземнең йөкле булуым турындагы хәбәрләрне укы-дым. Безнең журналистларның бик оператив эшләве сөендерә.

Мондый эчтәлектәге яңалыкларны социаль челтәрләр аша хәбәр итү минем өчен җиңел түгел. Шулай да, башка чыганаклардан таралганчы, үзем әйтергә булдым. Аудиториягә ышану — ми-нем өчен зур адым. Миңа ихлас котлауларын җиткергән һәм җиңел йөклелек чоры теләгән һәркемгә зур рәхмәт!» — дип язган Лилия.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев