Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына 5 ел тулды.

Шул уңайдан Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

Җырчының исемен мәңгеләштерү тулысынча Имәнлек урамындагы 57 йортта яшәүчеләр идеясе булган.

«Хәния апаның Имәнлек урамы, 57 йорт адресындагы өйдә яшәүче күршеләре: «Йортыбызда Хәния Фәрхигә мемориал такта куелуын телибез», — дип мөрәҗәгать итте. Без әлеге идеяне хуплап алдык һәм тиз арада тормышка ашырдык. Финанс мәсьәләләрен дә тулысынча шушы йортта яшәүчеләр, Хәния апаның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров һәм «Бәйрәм ансамбле» егетләре хәл итте», — дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бәйрәм» ансамблендә администратор һәм алып баручы булып эшләгән Раил Нуриев.

Истәлек тактасына татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 2005 елдан алып 2017 елга кадәр Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде», — дип язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X