Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Иркә: «Тик шулай да корал алырга кирәк ди...»

Карантин чикләүләре киметелгәч, концерт залларын 70% тамашачы белән тутырырга ярагач, артистлар ниһаять концерт бирә башладылар.

Җырчы Иркә үзләренең концерт сезоны башлануы турында инстаграм битендә язып чыкты.
«Минем тормышымда, берничә корабль бар.. .КОРАБларымның исемнәре дә бар... Мәсәлән, берсе аның ИҖАТ исемле. Бу корабка минем командам, җырлар, гомумән алганда яратып эшләнгән эшем төялгән. Әнә шул КОРАБка утырып, без еш зур юлларга кузгалабыз. Сәяхәткә, зур юлга чыкканчы мин, корабны мең кат тикшереп чыгам, тишек-тошыклар юк микән?

Штурм вакытында безнең Кораб нык торыр микән дип, кат-кат тикшерәм. Әлбәттә, зур шомлы дулкыннарсыз гына булмаганын да беләм, тик минем кораб бит 17 ел төзелде, бирешмәскә тиеш Аллаһ бирса... Корабтагы командам, башка корабларда, башка юлларда йөреп кайткан, җаен беләләр... Алар да сынатмас... Әле берсе пиратларның барлыгын да сөйләде. Алар күзгә чалынса, дәшми китәргә кирәк, ди, тик шулай да корал алырга кирәк ди... Кыскасы, күлмәкләр тегелгән, җырлар бу сезонга тупланган, двигатель каралган, берничә кечкенә көймә алынган (күселәр булса шунда утыртып җибәрәбез диделәр егетләр). Без әзер якыннарым. Сезне күрергә дип ашкынабыз, яратабыз сезне», дип язган.
Хәерле сәгатьтә!
Сәхнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев