Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Инстачылар Салават Фәтхетдиновка Җәвит Шакировны эшкә өйрәтергә кушканнар

«Алайса үзенең ябыктыргыч нәрсәләре белән буталып ята», — дип борчылганнар алар Җәвит Шакиров өчен.

Җырчы Салават Фәтхетдинов инстаграм сәхифәсенә чын авылча тормыш итүен күрсәтүче фото-видеоларны даими куеп тора. Чираттагы видеода Салават үзенең токымлы сарыкларын ашаткач, беседкада утырып, әремнән себерке бәйләргә өйрәтә.

Бер инстадусты, Салаватның уңганлыгына сокланып: «Вәт, Салават, молодец, чын авыл мужигы. Җәвитне дә эшләргә өйрәтегез әле, алайса үзенең ябыктыргыч нәрсәләре белән буталып ята», — дип язган. Икенчесе аны: «Бик дөрес әйтә», — дип җөпләгән.

Шулай ук инстачылар җырчының сарыклары белән русча сөйләшүенә аптырап, төртмәле комментарийлар калдырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев