Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Илнат Фәрхуллин: «Мине изәргә теләүчеләр бар»

Татар эстрадасы артисты Илнат Фәрхуллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– «Казан егетләре» төркемендә шактый еллар эшләдең бит әле...
– 7 елга якын эшләгәннән соң, үземне үстерү теләге белән төркемнән китәргә булдым. Ачуланышып китмәдем, күрешкәндә, егетләр белән исәнләшәбез. Менә инде ике ел аерым иҗат итәм.
– Җырның көйләрен һәм еш кына сүзләрен дә үзең язасың. Илһам кайчан килә?
– Репертуарымда 25ләп җыр бар, тагын 11 җыр чиратта тора. Гадәттә, җырлар моңсу, күңелсез чакта языла. Юлда барганда башка көйләр килә.
– Кеше җырын җырлауга ничек карыйсың?
– Беркайчан да кеше җырын җырламадым. Күбесе бит мәҗлесләрдә Салават абый Фәтхетдинов җырларын башкара. Акчасыз яткан чакларда да кеше җырына кагылмадым. Шулай да, күптән түгел гомеремдә беренче тапкыр Таһир Асылгәрәйнең «Күбәләк» җырын яңартып җырлый башладым.
– Башка артистларга җырлар язасыңмы?
– Соңгы арада бик язмыйм. Еш сорыйлар, әмма үз җырларымны бирәсем килми.
– Иҗаттан кала, башка проектларың да бар дип беләм...
– Казанда банкетлар залы, Яшел Үзән районында пляж ачтык. Үзем генә түгел, дуслар белән. Әмма беренче урында һәрвакыт иҗат булачак.
– Син – ике бала әтисе. Кызың белән улыңның нинди һөнәрләре бар?
– Кызым Дианага 10 яшь, Тамерланга 6 яшь тула, Аллаһы боерса. Тамерлан музыканы ярата, аны шушы өлкәгә бирергә исәп. Диана гимнас тика белән шөгыльләнә, һәрдаим җиңүләре белән сөендерә.
– Үзеңдә үзгәртергә теләгән якларың бармы?
– Бар. Мин гел ашыгам. Ә яхшы сыйфатым – мин соңга калырга яратмыйм.
– Бу тормышта синең өчен иң кадерле әйбер нәрсә ул?
– Авыр сорау... Беренчедән, исәнлек. Икенчедән, кеше буларак, үз- үзеңне югалтмау, таптарга ирек бирмәү. Миңа гел хәрәкәттә булу мөһим. Әгәр Аллаһы Тәгалә кешегә йокыны бирмәгән булса, мин тәүлегенә 24 сәгать йокламаска риза булыр идем. Тәүлек буе эшләр идем.

Матбугат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев