Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Гөлназ Сираева картая башлавын аңлаган

Җырчы әйләнә-тирәсендәге матурлыкны күрә башлавы турында әйтә.

Гөлназ Сираева туган ягының матурлыгын күрә һәм аңа соклана башлаган. Җырчы бу турыда инстаграм сәхифәсендә язган. «Бу картлык микән? Әллә инде карантин чикләүләре тәэсиреме?» — дип сорый ул инстачылардан.

«Карантин зур роль уйнады. Элек игътибар итмәгән бик күп әйберләрне күрергә, бәяләргә өйрәндек. Соклана һәм ярата башладык»;

«Матурлыкны күрә белергә күңел күзе кирәк»;

«Нинди картлык? Яшь зирәклеге бу. Кеше өлкәнәйгән саен дөньяның матурлыгын күбрәк күрә башлый»;

«Сезгә картаерга иртә әле! Сәламәт булыгыз!» — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары бу пост астына.

«Сез — юк кына нәрсәләрдә гүзәллек күрә белүче, һәр туган көнгә куанып яшәүче ханым. Кешенең эчке дөньясыннан, сездәге кебек, һәрвакыт нур һәм игелек бөркелеп торырга тиеш. Бөтен чир — эчкә җыелган ачу-үпкәләр һәм нәфрәттән барлыкка килә», — дип мактаган Гөлназны бер инстачы.
Интертаютру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев