Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Гөлназ Шәрипҗанова: «Өйдә талашмаган кеше калмады...»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова узган 2020 елга йомгак ясаган.

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова узган елга йомгак ясаган. Ул аның гаиләсе өчен бик катлаулы ел булуы турында яза.

«Директка бер ханымнан хәбәр килде. «Күңелле яшисез» дигән. Ул ханым дөрес уйлый, ләкин уенда нәрсә икән?

Мин болай уйлар идем: «Бер эшегез дә юк, микрофон тотып, иха-хай килеп йөриләр»

2020 ел үз авырлыклары белән килеп ишелде. Авария, машинаны ремонтлау, бурыч… Түләп бетереп эшкә тотынгач кына карантин. Булды. Ике ай авылда. Путин акчасына кредит түләп, эмоциональ күтәрелеш таба алмыйча, өйдә талашмаган кеше калмады кебек. Шыпырт кына эшли башлаганда үзебез каты чирләдек. Анысы да үтеп китте.

Жайланды. Башка яңа көтелмәгән ишекләр ачылды бит. Без биш яңа җыр иҗат иткәнбез. Барысы да үз урынында. «Беренче бию», «Мин бит синсез яши алмыйм», «Үзеңә телә, дустым», «Түзәм бары бала хакына» һәм сезонның «Син минеке генә». Бу зур эш. Шушыны бәяләгән тамашачыбызга, тыңлаучыбызга зур рәхмәт», — ди җырчы. Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев