Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Гөлназ Гафурова ире турында: "Валентиннан Вәлигә әверелде"

“Мәхәббәт” дуэты, ягъни Гөлназ Гафурова белән Вәли Фазлыйәхмәтовның кушылуына Гашыйклар көне сәбәпче булган. Бу вакыйганы Гөлназ безгә үзе сөйләде.

“Вәли белән музыка училищесына укырга кергәч таныштык. Мин кергәндә, ул икенче курста укый иде. Беренче сентябрьдә безне укытучыбыз таныштырды, бер мөгаллимдә белем алдык. Безнең очраша башлавыбызга Гашыйклар көне сәбәпче булды.

14 февраль көнне - Гашыйклар көнендә училищеда миңа Вәлидән открытка бирделәр. Айрат Ильясов таратып йөрде аларны. Открыткада “С днем Святого Валентина от Вален-тина” дип язылган иде. “Нинди Валентин икән?” - дип озак кына баш ваттым. Студент елларында Алма апаларда яши идем. Аның белән икәүләшеп уйладык. Соңыннан гына апам: “Валентин Вәли сүзеннән ясалгандыр, Вәлидер ул”, - диде. Шуннан соң Вәли белән очраша башладык, дүрт ел йөрдек”, - дип сөйләде Гөлназ Гафурова.

«ШК»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев