Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Гөлназ Асаева: «Мине башкорт кызы дип уйлыйлар. Юк, мин — татар»

Җырчы Гөлназ Асаева инстадуслары белән туры эфир үткәргән.

Туры эфир вакытында фанатлары Гөлназ Асаевага сорау арты сорау яудырганнар.

Гөлназ, иң беренче чиратта, үзенең тышкы кыяфәтенә кагылышлы сорауларга җавап биргән. «Керфекләрең шәп. Кайда ясатасың?» — дип сорыйлар аннан. «Бу юлы Уфада үстердем, бик шәп мастер таптым. Миңа Казан мастерлары ошамый», — дигән ул.
«Чәчеңне сары төскә буярга җыенмыйсыңмы?» — дигән сорауга Гөлназ: «Юк, бер буяган идем, чәчемне нык боздым. Бөтенләй чәчсез кала яздым, шуңа күрә чәчемне ясалма үстереп йөрергә туры килде. Шул хәлдән соң үземә башка буямаска сүз бирдем», — ди.

Гөлназга иреннәре турында сорап бик күп язалар икән. «Җәмәгать, соңгы тапкыр әйтәм, мин иреннәрне кабартмадым. Минем өске ирендә азрак ассимметрия бар иде, шуны гына төзәттем. Тынычланыгыз, зинһар. Кечкенә вакытта иреннәрең башка төрле булган дип язасыз. Кеше үскән саен, кыяфәте дә үзгәрә. Мин дә картаям, 22 яшь бит инде. Әниләр иренне аз гына үзгәрткән өчен дә тавыш кубардылар, нинди кабарту анда», — ди җырчы.

Гөлназ Асаеваның әнисе алдагы көнне җырчының аккаунтыннан туры эфирга чыккан. Ул Гөлназга язылучыларының ачы телле, усал булулары турында әйткән. «Инстадусларым үземә охшаганнар инде дип җавап бирдем», — ди Гөлназ.

Эфир барышында һәр яңа өйләнешкән парга бирелә торган бәби туе турындагы сораулар да читтә калмаган. «Кайчан бәби туе? Кайчан-кайчан, берәр кайчан. Әлегә көтелми», — ди Гөлназ.

Иртән Уфада эшләре булу сәбәпле, яшь пар кунакханәдә кунып калган. «Кем йөри анда, Виллимы әллә?» — дип сорыйсыз. Әлбәттә, Вилли! Мин кунакханәдә кем белән булыйм инде», — дип көлә ул.

Бер инстачы Асаеваның элек борынгы, әбиләр җырлары җырлавын, ә хәзер репертуарын үзгәртүе турында язган. «Хәзер сиңа җырларны Вилли сайлый, ахры», — дигән ул.

Гөлназ Асаева туры эфир барышында туй уздырачаклары турында сөйләгән. «Туй үткәрмичә генә, язылышып, ял итәргә барып кайтырга була. Ләкин һәр әти-әни матур итеп туй үткәрү, кызларын ап-ак күлмәкләр кидереп, кияүгә бирү турында хыялланадыр. Алар өчен булса да, туй үткәрәчәкбез. Балаларыбызга да күрсәтерлек булсын. Никахыбыз бик тыйнак узды. Кайберәүләр кебек бөтен дөньяны җыеп, мәҗлес ясамадык. Никахтан соң да хәмерле бәйрәм булмады. Кайбер кешеләр никахтан соң, эчеп, исерешеп яталар. Минем өчен бәйрәмнәрдә хәмер булмавы бик мөһим. Белмим, туйны алай үткәреп булмас инде», — ди ул.

Инстачылар Гөлназ белән Виллига туйларын, элекке заманнардагы кебек, кымыз белән үткәреп җибәрергә тәкъдим итәләр.

Гөлназ Асаевага: «Син исерек», «Синең холкың бик авыр, ирең ничек түзәдер», — дип тә язганнар. «Сез нәрсә, менә каһвә эчеп утырам», — дип чынаягын күрсәтә җырчы. «Авыр холыклы кеше бер мин генә түгел», — дип җавап бирә үзе.

Туры эфирның ахырында Гөлназ Асаева башкорт-татар милләте темасын да күтәргән.

«Мин ике телдә дә җырлыйм, җырларны ике телдә яздырам. Мине, җырчы буларак, башкорт халкы күтәрде. Азрак акцентым сизеләдер. Ләкин мин башкорт гимназиясендә укыдым. Башкортча бик рәхәтләнеп сөйләшәм. Башкортлар - бик кунакчыл халык. Алар җиде буынга хәтле туганнарын җыеп, кунак итеп ятарга мөмкин. Татарлар да кунакчыл. Ләкин башкортлар хәтле үк түгел.

Татарстанда бөтен халык мине башкорт кызы дип уйлый. Юк, мин — татар кызы. Хәзер кызык бит, кемдер Башкортстаннан китә дә, тулысынча татарга әйләнеп куя. Милләт темасын куертасым килми, әлбәттә. Мин татар кызы, ләкин мин башкорт телен һәм халкын бик яратам», — дигән җырчы.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X