Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Фирдүс Тямаев: «Руслан Кираметдинов рухи яктан сынган иде, аңа ярдәм итәргә тырыштым»

Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова аерылышкач, Инстаграмда еш кына Русланның җырчы Фирдүс Тямаев белән бергә булганнарын күрергә туры килә.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Татар-информ» хәбәрчесенә ни өчен Руслан белән еш күрешүләре турында әйтте. Руслан үзе ярдәм сорап мөрәҗәгать итәме, әллә Фирдүснең Русланга терәк буласы киләме?

— Бәлки, күбесе Фирдүс үзенә пиар ясый, дип уйлыйдыр, миңа бернинди пиар кирәк түгел. Аерылышу, гомумән, безнең татар халкы өчен матур күренеш түгел.
Үземнең гаиләне генә алсак та, әти белән әни тормышында төрле вакытлар булды. Салып кайткан вакытлар да, әзрәк ызгыш-талашлар да булгандыр инде. Ансыз гына тормыш бармый.

Әти белән әниләр колхозда эшләгәндә, авылда яшәгәндә, без, балалар, шундый бер чорга эләктек. Әтиләр салып кайтса, каннары кызу, чыгып та кача идек, мунча ләүкәсендә дә, печәнлектә дә, күршеләргә кереп йоклаган вакытлар да күп булды. Шушы күренешне безнең әниләр беркайчан урамга чыгарып сөйләмәделәр. Ирем шулай иткән, алай-болай иткән димәделәр. Һәрвакытта да «Әтиең кайта, тик кенә тор, әтиең кайтуга бөтен эшләр эшләнгән, тәртип, чиста булсын, малларны карарга кирәк», - дип тордылар.

Без әтидән кукып, әтинең сүзеннән чыкмый идек. Тәртип һәрвакытта да бар иде, — диде Фирдүс.
Җырчы Ильмираның гамәлләренә тәнкыйть сүзләрен дә белдерде. Шулай да гаеп ике яклы булуын таныды.
— Шунысы кызганыч: яшьләр аерылышудан да пиар ясыйлар. Кирәк бит, ә: яраткан хатыныңа, иреңә ышанып яшисең, һәм шундый авыр вакытларны — салып кайтканда, талашкан, сүгенгән вакытларны видеога төшереп күрсәтү бер кысага да сыймый. Дөрес, матур әйбер түгел.

Ильмирага да шалтыраттым. Аның белән дә сөйләшеп карадым. Аерасы килми. Ничек кенә булса да бергә булсыннар иде. Бергә булганда гына тормыш матур бара, — диде ул.
Фирдүс Тямаев гаиләдә акча аркасында тавыш чыкканына да ишарәләде.

— Акчаның мәңге җитәсе юк. Аның аркасында нәрсәдер җитмәгәнгә күрә генә тавыш чыгарырга кирәкми. Төрле вакыт буладыр: гаеп атта да, тәртәдә дә, — дип фикерен белдерде ул.
Руслан Кираметдинов Фирдүснең хәләл җефете Резидәнең өч буын туганы икән.

— Алар бик каты аралашмасалар да, мин үзем туган җанлы кеше һәм ир-ат буларак та, йөрәгемә бәрде. Ир-ат юлыннан чыгарасы килми. Мин аны һәрвакыт сүгәм, турысын әйтәм, Руслан үзе дә алдарга бирмәс: «Берүк, Руслан, эчә күрмә, берүк чит юлга китә күрмә», - дим.
Мин шушы хәлне ишетүгә, аңа иң беренче шалтыраттым, ул да миңа шалтыратып, «Фирдүс, нишләргә?» - дип киңәш сорады. «Сабыр бул, матур бул, балаларга игътибарлы бул, Ильмирага чәчәкләр бүләк ит», - дим. Кушылдырасы килә…

Үземнең концертларга да алып бардым — рухи көче күтәрелсен, сынмасын дип. Мораль яктан да бик нык сынган иде, халык алдында көлкегә калдым, дип. «Юк, Руслан, бернинди көлкегә калмадың, һәрберебезнең тормышы үзенчә, беребезгә дә бер-беребездән көләргә юк, әзрәк плюс-минуслар булып тора», - дидем.

Шуңа күрә минем киләчәктә өметем шулай: кушылсыннар, бергә булсыннар иде, без алардан матур дуэтлар, җырлар көтәбез. Икесе дә бик моңлы, матур җырчылар, аларга гаилә һәм иҗат уңышлары телим! - диде Фирдүс.

«Интертат.ру»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев