Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Филипп Киркоров үзен Николай Басков белән янәшә җирләргә кушкан

Филипп Киркоров белән Николай Басков инде күп еллар бик якын дуслар.

Филипп Киркоров, Николай Басковка шалтыратып, сәер тәкъдим ясаган. Җырчы, үлгәч, каберенең Николай Басковныкы белән янәшә булуын тели. Бу турыда инстаграмда «Новости звезд шоу-бизнеса» төркеме яза.

Мондый уй җырчыга юктан гына килмәгән. Филипп Киркоров, еш кына, Людмила Гурченко һәм Любовь Орлова каберләрен зыярәт кыла. Аларның каберләре зиратның төрле урыннарында булу йолдызга кыенлыклар тудыра икән.

«Беләсеңме мин нәрсә уйладым. Әйдә, фанатларыбызга уңайлы булсын өчен, безне янәшә җирләргә кушыйк. Әгәр син алданрак китсәң, мин сине җирләрмен. Мин китсәм — син мине. Бер-беребезгә сүз бирик», — дигән Филипп Киркоров дустына. Бу хакта Николай Басков «Привет, Андрей» тапшыруында әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев