Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Фигуристка Алинә Заһитова кинода төшкән

Фигуристка Алина Заһитова «История Пальмы» фильмының Япония версиясендә төшкән.

Картина режиссеры кече Александр Домогаров хәбәр итүенчә, Заһитова фильмда үзенең Масару исемле эте белән чыккан.

«Япония продюсерларына сценарий ошаган. Россия һәм Япониядә төрле мәдәният һәм менталитет, әмма бу гомумән кешелек тарихы турында... Японнар үз базарын яхшы белә. Алинә анда бик популяр, ул үзенең эте Масара белән фильмда пәйда булачак", - дип сөйләгән Домогаров Sputnik интервьюсында.

Россиядә тамашачы картинаны көзен күрәчәк. Япониядә аны киләсе елда күрсәтергә чыгарачаклар.

Картина Пальма кушаматлы овчарка турында бара. Хуҗабикә аны үзе белән башка илгә алып китә алмый, һәм аны эте аэропортта көтеп кала. Вакыйга 50 еллар элек Советлар Союзында барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев