Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Дилә Нигъмәтуллина сөйгәнен күрсәтте

Җырчының сөйгән яры элекке ире Марат Мухин белән бер көнне — 20 июньдә туган икән.

«Әйе-әйе, бу чынлап та шулай. Минем тормышымда шундый гаҗәеп туры килүләр булгалый, ияләнеп беттем инде», — дигән Дилә.

Җырчының элекке ире Марат Мухинның башка берәү белән никахлашуын инстадуслары авыр кабул иткәннәр иде. Марат үзен гаепләүләргә: «Дилә күптән кияүдә һәм бик бәхетле», — дип җавап бирде. Ниһаять, Дилә үзенең сөйгән ярын киң аудиториягә күрсәтергә булган.

«Бөтен дөньяга сөйләргә кирәкме икән ул „яратам“ дип? Ничек уйлыйсыз? Әллә гамәлләр белән генә күрсәтергәме яратканыңны?! Ә бит йөрәгеңдә мәхәббәт хисе ташып торганда, ай-яй, читен тыелып калырга… Бар галәмгә әйтәсе генә түгел, кычкырасы килә! Туган көнең белән, мәхәббәтем! Яратам», — дип язып, Дилә ире белән икесе төшкән фотоны инстаграмдагы аккаунтына урнаштырган. Дөрес, кояш баешы фонында кияүнең йөзе яхшылап күренми.

Җырчының инстадуслары аларга бәхет теләгән. «Җырчыга охшаган», «Исеме дә Марат түгелме?» — дип кызыксынганнар.

Моңа кадәр Дилә ирен хезмәттәшләренә дә күрсәтмәгән, ахры. Ләйсән Гыймаева белән Алсу Әбелханова, танырга тырышып, фотоны якынайтып караганнар. Алай дисәң, Алсудан Дилә: «Оныттыңмыни аның нинди икәнен?» — дип сораган. «Хәтерлим. Шул микән дип тикшереп карыйсы идем. Бәлки ул түгелдер», — дип, үзара серле аралашкан җырчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X